Регистрация
Цель обучение ребенка состоит в том, чтобы сделать его способным развиваться дальше без помощи учителя
Элизабет Хаббард
Сертификат владельца сайта
Сертификат владельца сайта https://fathutdinovaruzilya.ru/
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Информер д
Виджет
баннер 21
Яндекс.Метрика
Сейчас на сайте: 36

Татар теленнән тестлар


Тестлар рус балалары өчен төзелгән

Еллык контроль эш. 10 нчы сыйныф.

Прочитайте текст. Определите, какие из приведённых утверждений  соответствует содержанию текста ( текстка туры килә), какие не соответствуют ( текстка туры килми).

    Урман аларны тын гына каршылады. Биек-биек наратлар,каеннар тын гына утыралар.Камил,башын артка чөеп,өскә карады.Агач башлары сизелер-сизелмәс кенә селкенәләр иде.Әйтерсең лә алар үзара нидер серләшәләр.Алардан өстә – зәп-зәңгәр күк.Нәрсә турында болай серләшәләр икән бу агачлар? Камилнең шуны беләсе килде.Әтисенә карады. Улының соравын ишеткәч,әтисе елмаеп куйды,башыннан сыйпады,аннары туктап калды:

     -Яле,икәүләп тыңлыйк. Әнә,ишетәсеңме?Агачлар безгә әйтәләр:”Рәхим итегез урманга,-диләр.Тик мәрхәмәтле булыгыз,агачларны сындырмагыз,чәчәкләрне йолкымагыз,үләннәрне таптамагыз. Юкса,урманга зарар итәрсез”.

      Камил моңа ышанырга да,ышанмаска белмичә тыңлап торды.Никадәр генә тырышса да,агачларның сүзен аңлый алмады.

8 нче сыйныф.

Прочитайте текст. Определите, какие из приведённых утверждений  соответствует содержанию текста ( текстка туры килә),какие не соответствуют (текстка туры килми).

   Җәен бигрәк тә күңелле инде. Бөтен җирдә хәрәкәт,матурлык һәм чәчәкләр. Бүген дә менә шушы матурлыкны күзәтеп торам. Кинәт күзләрем гөлҗимеш чәчәкләренә төште. Гөлҗимеш чәчәкләре алсу уттай яналар. Алар май уртасында күренә,июльгә кадәр күзне иркәли.

    Аның чәчәкләре дә озак тора,җимешләре дә коелмый. Хәтта кышын да кызыл булалар. Гөлҗимешне җыеп киптерүчеләр кыш көне витаминлы чәй эчәләр.

    Гөлҗимештә витамин кара карлыганга,лимонга,алмага караганда да күп. Аның җимешләрен, яфракларын, тамырларын төрле авыруларны дәвалаганда кулланалар.

11 нче сыйныф Еллык контроль эш