Регистрация
Детей не отпугнешь суровостью, они не переносят только лжи
Лев Николаевич Толстой
Сертификат владельца сайта
Сертификат владельца сайта https://fathutdinovaruzilya.ru/
Виджет
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Информер д
сайт
Год семьи
логотип
Яндекс.Метрика
Сейчас на сайте: 3

Кунакханә


Дусларым, сезне сайтымда күрүемә шатмын. Тәкъдим һәм киңәшләрегезне көтеп калам.


Разместить запись
РузиляФатхудинова

04.11.2019, 19:17:32


Коллегалар, фикерләрегез өчен рәхмәт. Буген мин үземнең сайтны  X Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең финалистлары арасында күрдем. Сезнең белән шатлыгымны уртаклашам.

АлсуЮсупова

26.09.2019, 22:44:48


Рузилә Ринатовна, сайтыгыз искиткеч бай, файдалы материаллар күп. Сезгә киләчәктә иҗади уңышлар телим.

РузиләЕгорова

24.09.2019, 13:22:06


Рузилә Ринатовна! Сез бик күпләр өчен үрнәк алырдай укытучы. Алда да зур үрләр яуларга язсын сезгә! 

ГульнараФасхутдинова

23.09.2019, 21:35:33


Рузилә Ринатовна ! Сезнең хезмәтегез – безнең өчен үрнәк !

Сайтыгызда тәкъдим ителгән материалларны үз  хезмәтемдә уңышлы кулланам. Эшегез өчен зур рәхмәт!

ЛилияМазгутова

23.09.2019, 21:21:29


Рузилә Ринатовна, сез һәрвакыт заман белән бергә атлыйсыз. Моңа кадәр дә  яңа технологияләрне куллануга караган эш тәҗрибәгез белән танышырга туры килгән иде.  Сайтыгызда тәкъдим ителгән презентациядән  үземнең эшемдә файдалану өчен яңа технологияләр белән таныштым.   Мин шәхсән  проектлар һәм интерактив  технологияләрне файдаланам.

ЛилияМазгутова

23.09.2019, 20:41:22


  Рузилә Ринатовна,  сайтыгызда  бик күп файдалы материаллар белән таныштым.   

РузиляФатхудинова

23.09.2019, 08:56:03


Кадерле коллегаларым, җылы сүзләрегезгә рәхмәт. Бергә ярдәмләшеп эшлик!

ЛейсанХуснутдинова

22.09.2019, 21:15:21


Рузилә Ринатовна - йомшак күнелле, сабыр, тирән белемле һәм хөрмәткә лаек укытучы . Аның  янына кайчан гына киңәш сорап килмә,ул һәрчак  сиңа ярдәм итә, үзенең яхшы киңәшлэрен бирә. Сезгә  сәламәтлек һәм иҗади  уңышлар  телим. Җилдәй җитез, тыйнак, гади үзең, Йөзек кашы итеп куярлык. Көч-дәрманың тулып, ташып тора. Гомер юлын җырлап узарлык. Үзгәрмә син, һәрчак кешелекле, Ярдәмчел һәм гадел булып кал. Син бәхетле, чөнки сөйгән эшең, Йөрәгеңә биреп тора ял.

 

ГулияШарифуллина

20.09.2019, 09:26:50


         Хезмәттәшләрем арасында сабыр холыклы, тирән белемле, гади укытучылар булуына чиксез сокланам! Рузилә Ринат кызы - йомшак  күңелле, сабыр, тирән белемле, хөрмәткә лаек укытучы. Мәктәп  кысаларында гына түгел, район һәм республика күләмендә зур уңышларга ирешкән, эшенә чын күңелдән бирелгән, иҗади якын килеп эшләүче укытучы ул!  Укучылары да аны үз итәләр, яраталар. Дәресләре тиешле таләпчәнлеге, укучыларга карата ихтирамлылыгы белән тоташып бара. Аның турында “тумыштан укытучы” дияргә була. Үзенең эш тәҗрибәсен  башкалар белән  дә уртаклаша белә, һәрчак ярдәм итә, акыллы киңәшләрен бирә.

        Әлеге сайт- Рузилә Ринат кызының югары дәрәҗәдә профессиональлегенең ,  һәр эшенә иҗади якын килеп эшләвенең нәтиҗәсе.Монда, һәркемгә үз эшендә куллана алырдай, бик кирәкле һәм файдалы мәгълүматлар урын алган.

        Киләчәктә, алдагы эшегездә зур уңышлар Сезгә, хөрмәтле хезмәттәшем!

ГулияЗалалутдинова

20.09.2019, 09:08:55


Рузилә Ринатовна, сез һәрвакыттагыча яңалыкка омтылып яшисез, афәрин)) Сезгә уңышлар теләп калам ))