Яңа стандартлар кертү сәбәпле туган тел һәм әдәбият дәресләрендә проектлар методын куллану отышлы, чөнки проект методы - ул укучылар билгеле бер нәтиҗәгә ирешкән ысул. Проект эше - ул ниндидер идея, фикер өстендә җентекле планлаштырылып эзлекле эшләү һәм нәтиҗә чыгару. Бу метод укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Бу метод нигезендә эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау - фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Проектның нигезен проблемалы ситуация булдыру тәшкил итә. Аны чишү өчен җитди коммуникатив күнекмәләр һәм осталык кирәк. Мәктәп шартларында бу метод белән эшләү коммуникатив күнекмәләрне барлыкка китерә; предметара бәйләнешләрне тормышка ашырып, танып белү эшчәнлеген арттыра, ижади күнекмәләрен үстерә.
Гимназиядә укучылар белән берлектә "Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр куллану. Әдәбият һәм сәнгать дөньясында” проектын тормышка ашыру өстендә эшлим. Проект дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш эшләрдә тормышка ашырыла. Укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру өчен төрле эш методлары һәм алымнар кулланам: буклетлар, презентацияләр эшләү, проблемалы эзләнү методын куллану (проблемалы сорау кую, ситуация тудыру, парлы, группаларда эшләү, фәнни-тикшеренү эшләре). Уку эшчәнлеген активлаштыру өчен дәресләрдә эмоциональлеккә ирешү, танып-белү уеннары, уңыш ситуациясе булдыру, үзара ярдәм оештыру отышлы алым дип саныйм. Эш ике юнәлештә алып барыла: дәрес вакытында халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихи үткән юлын теоретик яктан тирәнтен өйрәнсәк, класстан тыш эшләрдә иҗади эзләнү эшенә күбрәк игътибар бирелә.
Шулай итеп, проектлар методын куллану түбәндәге бурычларны үти: эш барышы телне өйрәнүгә теләк уята, укучылар үзара аралаша, укытучы киңәшче ролен үти, укучыны билгеле бер тема өстендә иҗади эшләргә, төрле чыганакларны кулланып, үзаллы мәгълүмат табарга өйрәтә, уку эшчәнлеге активлаша, бөтен уку процессы укучыга юнәлтелә, аның кызыксынуы, тормыш тәҗрибәсе, шәхси сәләтләре искә алына.