Вафина
121.09.2019, 15:38:59
Бүген укытучы белемнәр җиткерүче булып кына кала алмый, киресенчә, ул баланы мөстәкыйль рәвештә белем алырга өйрәтергә тиеш. Шуның өчен дәресләрдә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану аеруча да актуаль. Минемчә, укучы яңалыклар алдында югалып калмаска, мөстәкыйль фикер йөртә, дөрес юл сайлый белергә тиеш. Укучылар күп төрле булган кебек, аларның фикерләре дә төрле. Мин үз дәресләремдә тәнкыйди фикерләү технологиясен кулланып эшлим, укучыларымны фикерләргә өйрәтәм.
Нәрсә ул тәнкыйть? Ә нәрсә ул фикерләү? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай язылган:
- тәнкыйть ул - кешенең, берәр эшен яки эшчәнлеген яхшырту максатыннан, кимчелекле якларын тиешле дәлилләр белән күрсәтү, тикшерү.
-фикерләү ул - фикер йөртү, уйлый алу. Кешенең уйлый, фикер йөртә, нәтиҗәләр чыгара алу сәләте. Тәнкыйди фикерләү технологиясе үз позициясеңне яклый һәм җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте.
Зиятдинова
222.09.2019, 20:26:37
Минем уйлавымча, дәрестә уен технологиялярен куллану кызыклы. Уен укучыларның коммуникатив активлыгына уңай йогынты ясый. Дәрестә уеннар куллану укучыларның танып белү процессын арттыра, тел һәм психологик барьерны жиңәргә ярдәм итә, ижади сәләтне үстерә, предметка карата кызыксыну уята, телне практик үзләштерергә булыша.Уен дәресләрне башлангыч сыйныфларда үткәрү файдалы. Балаларны мондый дәресләр мавыктыра, аларга дәрт өсти, ә уеннар белән бергә белемнәр ныгытыла, сөйләм теле үстерелә.
Сабитова
323.09.2019, 19:24:18
Огурцова
423.09.2019, 20:29:25
Ляйсан
523.09.2019, 21:14:47
Яңа стандартлар кертү сәбәпле туган тел һәм әдәбият дәресләрендә проектлар методын куллану отышлы, чөнки проект методы - ул укучылар билгеле бер нәтиҗәгә ирешкән ысул. Проект эше - ул ниндидер идея, фикер өстендә җентекле планлаштырылып эзлекле эшләү һәм нәтиҗә чыгару. Бу метод укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Бу метод нигезендә эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау - фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Проектның нигезен проблемалы ситуация булдыру тәшкил итә. Аны чишү өчен җитди коммуникатив күнекмәләр һәм осталык кирәк. Мәктәп шартларында бу метод белән эшләү коммуникатив күнекмәләрне барлыкка китерә; предметара бәйләнешләрне тормышка ашырып, танып белү эшчәнлеген арттыра, ижади күнекмәләрен үстерә.
Гимназиядә укучылар белән берлектә "Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр куллану. Әдәбият һәм сәнгать дөньясында” проектын тормышка ашыру өстендә эшлим. Проект дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш эшләрдә тормышка ашырыла. Укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру өчен төрле эш методлары һәм алымнар кулланам: буклетлар, презентацияләр эшләү, проблемалы эзләнү методын куллану (проблемалы сорау кую, ситуация тудыру, парлы, группаларда эшләү, фәнни-тикшеренү эшләре). Уку эшчәнлеген активлаштыру өчен дәресләрдә эмоциональлеккә ирешү, танып-белү уеннары, уңыш ситуациясе булдыру, үзара ярдәм оештыру отышлы алым дип саныйм. Эш ике юнәлештә алып барыла: дәрес вакытында халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихи үткән юлын теоретик яктан тирәнтен өйрәнсәк, класстан тыш эшләрдә иҗади эзләнү эшенә күбрәк игътибар бирелә.
Шулай итеп, проектлар методын куллану түбәндәге бурычларны үти: эш барышы телне өйрәнүгә теләк уята, укучылар үзара аралаша, укытучы киңәшче ролен үти, укучыны билгеле бер тема өстендә иҗади эшләргә, төрле чыганакларны кулланып, үзаллы мәгълүмат табарга өйрәтә, уку эшчәнлеге активлаша, бөтен уку процессы укучыга юнәлтелә, аның кызыксынуы, тормыш тәҗрибәсе, шәхси сәләтләре искә алына.
Хамзина
614.12.2019, 09:24:29
Мине бу технология кызыксындырды, үз эшемдә кулланырга тырышырмын. Сезгә уңышлар.
Сообщений не найдено